Вопрос:

5 нче сыйныфлар өчен туган (татар) телдән арадаш аттестация эше 1нче вариант Текстны укыгыз һәм биремнәрне үтәгез.

Смотреть решения всех заданий с листа

Ответ:

Текст

1) Жәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, житез генә явып үтте...

2) Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. 3) Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. 4) Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... 5) Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы жилфердәп куйды, һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:

6) — Кызым...

7) Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:

8) — Нәрсә, әни? — диде.

9) — Чыбылдыкны күтәр... 10) Менә шулай...

11) Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята. 12) Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты яртылаш ачык күзләренә кояшның бер бөртек нуры төшкәндәй булды алар аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар.

13) Ул, көрсенеп:

14) — Менә Алланың рәхмәтле яңгыры, — диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.

15) Ана күптәннән каты авыру, һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә.16) Ләкин тыныч жан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. 17) Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. 18) Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. 19) Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. (Әмирхан Еники)

ГДЗ по фото 📸
Подать жалобу Правообладателю

Похожие