Ответ:
Көз быел гаҗәп матур. Сокландыргыч җылы, яз көннәрен һәм җәйне хәтерләтәләр. Агачлардагы куе яшеллек тә сакланды. Көзге болытлар да ниндидер күренмәләр.
Менә шундый матур көннәрнең берсендә Сания апа бик иртә уянды. Өйдәге йоклаучыларны уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып киенергә тотынды. Көмешләнгән чәчләрен тарады. Өстәлдәге күзлеген киде дә әкрен генә урамга чыкты.
Яңа киемнәрен киеп, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып, урамнан балалар мәктәпкә агылалар. Әйтерсең, көз көне киткән кошлар яңадан әйләнеп кайталар, җылы якларга әйләнәләр. Бу күренеш шуны хәтерләтә.
