Мәгълүмат тулырак икенче җөмләдә бирелгән: „Бәйрәмдә өйне матур, чигуле, яңа сөлгеләр белән бизәдек.“
Матур, чигүле, яңа сүзләре нәрсә? дигән сорауга җавап бирә. Алар сөлгене тасвирлыйлар.
Истә калдыр!
Жөмләдә бер үк сүзгә (җөмлә кисәгенә) караган һәм бер үк сорауга җавап биргән кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала. Баш кисәкләр дә, иярчен кисәкләр дә тиңдәш була ала. Мәсәлән: Апалар, әбиләр сөлге чигә. Бу бизәк яшел, сары, кызыл төсләр белән чигелгән.