9. Текстның дәвамын укы. Һәр ял көне бу ана больницага чәчәкләр китерә. Аны инде врачлар да таный һәм күргән саен йөрәкләре әрнеп, ни әйтергә дә белми калалар. Ул китергән чәчәкләргә карап, Ринат шатлана алмый шул хәзер – инде мәңгегә күзен йомды. Төнге вакыйгадан соң аның хәле авырая. Егеткә кабат операция ясыйлар, ләкин ул аны күтәрә алмый. Ана егеткә иртәнге чәчәкләр китерә. Көннәр, айлар уза. Ана Ринатның инде күптән юк икәнлеген әйтергә кирәк тә бит. Мондый авыр хәбәрне анага берәүнең дә әйтәсе килми.