Зиннәттән өч хат килде. Берсендә: «Чәчәкләрем исән-саумы?» — дип сораган. Икенчесендә: «Монда шундый матур чәчәкләр үсә. Сугыш тан соң алып кайтам әле», — дигән. Ә өченче хатында: «Монда сугышлар хәтәр бара, өйгә кадәр кайтып булмас, минем төсем итеп шушы гөлне үстер»,- дип язган. Өчпочмаклы хатының бер почмагына берничә бөртек орлык кыстырган.
Без Зиннәт белән күрешә алмадык. Жибәргән берничә бөртек орлыктан гөл шытып чыкты.
Яшь сабакларын күчерә-күчерә, мин аның гомерен гел озайтып тордым, Ул миңа Зиннәт кебек кадерле. И-и, балакаем, мин бу гөлне башкаларга да биргәләдем. Әмма мин башка беркемдә дә үсмәде ул.
Г. Гыйльмановтан