Вопрос:

Куян рәхмәте Малай балыкка китте. Жайлырак урын эзли торгач, ярдан читтәрәк бер сәер өн колакка чалынды. Ләкин кем тавышы икәнен барып карамыйча танып булмады. Куак артында яраланган куян ята иде. Кемдер аңа ат- кан, тидергән, таба гына алмаган. Малай куянны өенә алып кайтты. Авырткан аякла- ры басарлык, сикергәләрлек хәлгә килде. Аннары ма- лай аны таныш куаклар арасына кире китереп куйды. Куянның үзен терелткән дустыннан аерыласы кил- мәде. Малайга карап иреннәрен селкеткәләде. Үзенчә рәхмәт әйтүе булды, ахрысы. Шулай да хушлашырга барыбер кирәк иде. Малай кулларын шапылтадып куйды. Озынколак сискәнеп китте һәм куаклыкка кереп югалды.

Ответ:

Текст

Малай балыкка китте. Жайлырак урын эзли торгач, ярдан читтәрәк бер сәер өн колакка чалынды. Ләкин кем тавышы икәнен барып карамыйча танып булмады. Куак артында яраланган куян ята иде. Кемдер аңа аткан, тидергән, таба гына алмаган.

Малай куянны өенә алып кайтты. Авырткан аяклары басарлык, сикергәләрлек хәлгә килде. Аннары малай аны таныш куаклар арасына кире китереп куйды.

Куянның үзен терелткән дустыннан аерыласы килмәде. Малайга карап иреннәрен селкеткәләде. Үзенчә рәхмәт әйтүе булды, ахрысы.

Шулай да хушлашырга барыбер кирәк иде. Малай кулларын шапылтадып куйды. Озынколак сискәнеп китте һәм куаклыкка кереп югалды.

Краткое содержание

Малай, балыкка киткәндә, куак артында яраланган куян таба. Ул куянны өенә алып кайтып дәвалый, аннары кире куаклыкка илтеп куя. Куян, үзен коткарган дустыннан аерыласы килмичә, аңа рәхмәтле булуын белдереп, иреннәрен селкетеп хушлаша. Малай, хушлашып, куянны куаклыкка җибәрә.

Подать жалобу Правообладателю