Әтиемнең бар белгәне:
– Кимә! Тимә! Тотынма!
Әниемнең бар белгәне:
– Килмә! Көлмә! Утырма!
Әбиемнең бар белгәне:
– Япма! Ятма! Котырма!
Бу сүзләрдән туйдым мин,
Үземә чик куйдым мин:
Кимим, тимим, тотынмыйм,
Килмим, көлмим, утырмыйм,
Япмыйм, ятмыйм, котырмыйм...
ЮК ИНДЕ...
Тик әниләр кинәт кенә
Нигәдер шүрләделәр.
Хәтта мине җитәкләп,
Докторга ук илттеләр.
Доктор мине карады да
Рецепт язып тоттырды.
– Улыгыз гел уйнасын,
Берегез дә тыймасын!
Уйнасын, тисен, көлсен,
Килсен, көлсен, ятсын,
Япсын, уйнасын, котырсын.
Ответ: Килмим, көлмим, утырмыйм,
Япмыйм, ятмыйм, котырмыйм...
Уйнасын, тисен, көлсен,
Килсен, көлсен, ятсын,
Япсын, уйнасын, котырсын.