Задание предлагает прочитать текст и переписать его. Это упражнение на развитие навыков письма и внимания.
Аккан суга, янган утка карап утырырга яратам мин. Безнең авылдан ерак түгел Казансу елгасы агып ята. Без, балалар, шунда су коенырга йөрибез. Дер-дер калтыраганчы су кергәннән соң, яр буенда, иске камышлар җыеп, учак ягып җибәрәбез. Учакның бер каралып, бер кызарып күккә үрләүләре күңелләрне еракка-еракка алып китә. Комга сузылып ятып хыяллана башлыйм. Болытлар мине әллә кайларга алып китә. Мин, әкият батыры булып, серле сарайларның ишеген ачам.