1) Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмыйдыр. 2) Әнкәй мондый буранны "җен туе" ди. 3) Күз ачкысыз кар гарасаты. 4) Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5) Ничек кенә кылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6) Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7) Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8) Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9) Уйларың башка якка китеп (...) юлдан язсаң (...) тиз генә эзгә төшәм димә. (Галимҗан Гыйльманов)