Вопрос:

1) Яшь чагында гомер кеше күз алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. 2) Күңелеңә гашыйк иңсә, аны ничек кешедән яшерен тотмак кирәк? 3) Йөзеңә чыга ул, күзеңә! 4) Бик белдермим дисәң дә, авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. 5) Әйтмәсәң дә, бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс жирдә тыпырдый, кулың тик тормый, әһә, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. 6) Юк, дисәң дә, “гашыйк түгел!” дип күкрәгеңне кат – кат төйсәң дә, хәзер сиңа берәү дә ышанмый: син көн саен Борһаннар турыннан үткәнеңне күреп күзәтеп торалар. 7) Борһаннарның ак пәрдәләре читеннән кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсың. 8) Синең нәкъ алар турыннан гына "бозау эзләвеңне" дә, бозауның тыныч кына келәтегез күләгәсендә күшәп ятканын да мең күз күреп тора! 9) Мең күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы... 10) Кая инде монда сер саклау! (А. Гыйләҗев)

Смотреть решения всех заданий с листа

Ответ:

Текст представляет собой размышления о любви и невозможности скрыть это чувство от окружающих. Автор описывает внутренние переживания и внешние проявления влюбленности, а также иронично отмечает, как все вокруг замечают это состояние.
ГДЗ по фото 📸
Подать жалобу Правообладателю

Похожие