Вопрос:

Җәяләрне ачып, текстны күчереп языгыз. Бәйлек, теркәгеч һәм кисәкчәләрне аерып күрсәтегез.

Ответ:

Җәяләрне ачып, текстны күчереп язу

Бер ярты сәгатьтән соң инде ана бу палатада ята торган яралыларның үз аналары кебек якын, сөекле һәм алар өчен кайгыртучан, шатланучан булып китте. Эчәргә теләгәннәренә дә, теләмәгәннәренә дә кыстый-кыстый чәй өләшеп чыкты, урыннарын төзәтте, мендәрләрен уңайлады, һәр кайсына берәр җылы сүз әйтергә өлгерде һәм бүлмә эчен ана мәхәббәте белән тутырды. Терелеп җиткән кызыл армеец хәтта һичбер тәкәллефсез янә ана янына килеп утырды, бик күптәнге танышы шикелле шатланып, елмаеп, такылдарга тотынды. (А. Ш.)

Бәйлекләр

  • бу
  • өчен
  • белән
  • шикелле

Теркәгечләр

  • һәм
  • дә

Кисәкчәләр

  • инде
  • хәтта
Смотреть решения всех заданий с листа
Подать жалобу Правообладателю

Похожие